
Дога белән башланып, белем алуның зарурлыгы, аның кыйммәте турында вәгазьләр белән дәвам иткән бу мәҗлес кунакларның күңеленә хуш килде. Белемле булган кешеләрнең генә Аллаһы Тәгаләдән куркуы, ике дөнья бәхетенә ирешер өчен Коръән укырга кирәклеге, аның өчен иксез-чиксез саваплар каралганлыгы изге китабыбызны өйрәнергә килгән мөслим һәм мөслимәләрнең күңел түрләренә үтеп керде. Остазлардан белемне мөмкин кадәр күбрәк алу, намазларны укуны гадәткә кертү, биредә алган белемнәрне балаларыңа һәм оныкларына җиткерү – болар барысы да вәгазьнең асылын тәшкил итте. Ислам динендә сәдака бирүнең мөһимлеге, мохтаҗларга ярдәм итү зарурлыгы да зурдан билгеләп үтелде.
Хәйрия ашларын, "Ярдәм"дәге курсларны оештыручылар бик зур савап җыйды бүген. Аллаһының рәхмәте яусын аларга! Курсларга килгән мөслим һәм мөслимәләрнең йөрәк түрләреннән чыккан изге теләкләре аларга барып җиткәндер инде. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәген оештырган Илдар хәзрәт Баязитовка, Илһам Исмәгыйлевкә, әлеге үзәк җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага рәхмәтләре чиксез аларның. “Игелек игелекне тарта. Сез үз яныгызга үзегез кебекләрне тартасыз”, - диде курсларның старостасы Камәрия Тарасова. Курсларга килүчеләр күрмәүчеләрнең мөмкинлекләре - чиксез, ә попечительләрнең киң күңелле булуын билгеләп үтте.
"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге “Планета одежда и обувь” кибетләре җитәкчеләренә ихлас рәхмәт сүзләрен белдерә. Аларга хәерле гомер, эшләре уң булуын һәм ике дөнья бәхетенә ирешүләрен теләп кала.Хәйрия ашы дога кылу белән тәмамланды.