Җиде яшеннән аяксыз калган Фирдәвес апа "Ярдәм"гә килгәч, беренче тапкыр театрга барды

Сабадан Фирдәвес апа Сәфәрова белән ул "Ярдәм"гә коляскада һәм таяклар белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен "Бер-беребезгә терәк булыйк" дип аталган курслар вакытында таныштым. Үзенең гадилеге, эчкерсезлеге белән белән сокландырды ул мине. Фирдәвес апа белән әңгәмә дә яздырдык.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 21

Сөйләшә торгач,аның үзәге нык булуга (русча аны "стержень" диләр) инандым. Ул тормышта үзен бик кирәкле итеп хис итеп яши. Аяклары йөрмәсә дә, туганнарына булышып яши. Ашын да пешерә, балаларын да караша. Аллаһы Тәгалә, юлларын ачып, барыбер җиңеллек бирәчәген белеп яши.

Бу кешеләр дөнья ләззәтләренә кызыкмый. Мин аннан: “Сезнең тормышыгызны беркайчан да үзгәртәсегез килмәдеме?” – дип сорадым. Мин гаилә коруны күз алдында тоткан идем. Ә ул миңа үзенең коляскада урамга кадәр чыгарга хыяллануы турында әйтте. Фирдәвес апа Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яши, икенчедән, Аллаһы Тәгалә биргәнгә риза була белә.

Ютубтагы "Ярдәм ТВ" каналы "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды ярдәм итә!" циклында фонд ярдәм күрсәткән, биредә таяныч һәм сыену тапкан кешеләр турында роликлар тәкъдим итә. Фирдәвес апа турында да шушы роликларның берсе сөйли.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе