И.Метшин: “Бүген һәркемнең Казанның туар көне авторлары исәбенә керү мөмкинлеге бар”

Казанда 2030 елга кадәр шәһәрнең үсеш стратегиясе өстендә эш старт ала һәм аны әзерләүдә катшану мөмкинлеге бирелә

БӘЙЛЕ
2016 Фев 10

Казанда 2030 елга кадәр шәһәрнең үсеш стратегиясе өстендәге эш старт алды. Казан мэры Илсур Метшин видеомөрәҗәгатендә Татарстан Республикасы башкаласы халкын әлеге эштә катнашырга чакыра. Казанлылар тарафыннан тәкъдим ителгән иң шәп идеяләр Стратегия нигезенә - шәһәрнең киләчәген билгеләячәк программа документына салыначак, диелә Казан каласы Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге мәгълүматында.

“Хөрмәтле казанлылар!

Бүген башкалада 2030 елга кадәр шәһәрнең үсеш стратегиясе өстендәге эш старт ала. Бу документ бик күп юнәлешләрне хәл итәчәк, аннан күп нәрсә торачак.

Стратегия – киләчәкнең эскизы ул. Әлеге киләчәкнең нинди булырга тиешлеген без бергәләп билгеләргә тиешбез. Бу хыяллар тормышка ашырыла торган очрак, дөрес, ул тормышка ашырылсын өчен бик тырышып эшләргә туры киләчәк. Шуңа күрә, әйдәгез, ирешеп булганына түгел, ә ирешергә теләгәненә омтылыйк.

Шәһәрнең моңа кадәрге стратегиясе 2000 нче еллар башында эшләнде. Ул вакытта буй җитмәслек булганның күбесе бүген гадәти булып чыкты. Юл аермалары, электрон хезмәтләр, гавами киңлекләр, дөньякүләм югарылыктагы спорт һәм мәдәни чаралар... Бүген исә алга яңа маяклар, яңа бурычлар куяр чак җитте.

Шәһәрнең барлык актив халкына, бигрәк тә яшьләргә мөрәҗәгать итәм. Безнең шәһәрдә җәмәгать ихтыяҗларын тоярга һәм якларга сәләтле акыллы һәм креактив кешеләр күп. Казан төбендә акча ятмалары юк. Шәһәрнең көндәшлеккә сәләтле төп өстенлеге – ул сезнең белән безнең идеяләр, белемнәр һәм энергия.

Казан ничек үсеш алырга тиеш? Биредә һәркемгә, яшенә һәм кереме дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә, яшәү уңайлы һәм рәхәт булсын өчен нишлисе? Һәр кеше үзенең эш-хыялларын тормышка ашыра алсын һәм үзен беркем дә ялгыз һәм кирәксез итеп тоймасын өчен нинди эшләр башкарасы? Икътисадта, шәһәр мохите үсешендә һәм кешелек капиталында өстенлекләр һәм төп юнәлешләр нинди булырга тиеш?

Миңа һәркемнең фикере кызыклы. Бүген һәркемнең Казанның туар көне авторлары исәбенә керү мөмкинлеге бар. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Казан мэриясе порталына интернет аша кабул итү бүлегенә юллагыз. Сүз бирәм: аларның иң яхшылары шәһәрнең яңа Стратегиясенә кертеләчәк. Һәм иң мөһиме – алар тормышка ашырылачак!” – диелә видеомөрәҗәгатьтә.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе