Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

“Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Белүче белән белмәүче бертигез булырлармы?” - дип әйтелгән. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд гыйлем алу, гыйлем таләп итү бөтен мөселманнарга да фарыз дип әйтә. Безнең динебез гыйлем алу белән тыгыз бәйле һәм моңа фәннән дә бик күп мисаллар табарга була. Дүрт ел дәвамында дини белем үзләштердегез, әмма сез олы юлның башында гына. Киләчәктә мәдрәсәдә алган белемнәрегезне тагы да тирәнәйтергә кирәк булачак. Мин галим булдым дип әйтмәгез, чөнки өйрәнерлек әйберләр җитәрлек. Гыйлем диңгез булса, сез аның кырыена килеп бастыгыз гына әле. Барыгызга да уңышлар телим! Аллаһ Тәгалә алган белемнәрегезне кулланып, файдалы гамәлләр кылып яшәргә язсын сезгә”, - дип теләде Камил хәзрәт.Бу хакта мөфтият матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәдрәсә мөгаллимнәре исеменнән проректор Зөлфәт хәзрәт Габдуллин чыгыш ясаганнан соң, көтеп алынган мизгел – дипломнар бирү башланды. Мәдрәсәне тәмамлаучылар “имам-хатыйб” һәм “ислам дине нигезләре мөгаллиме” белгечлекләре алып чыкты.