Грозныйда «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең III утырышы уза

Сөйләшүнең төп темасы - Россия һәм мөселман илләренең икътисади багланышлары мөмкинлекләре. Шулай ук чара кысаларында ислам һәм башка диннәр тәҗрибәсенә, рухи кыйммәтләргә нигезләнеп, куркынычсызлык янауга каршы торуга карата чараларны билгеләү мәсьәләләре дә карала.

БӘЙЛЕ
2017 Май 17. Фото: info-islam.ru

Бүген Грозный шәһәрендә (Чечня Республикасы) «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең III утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укудан башланды. Илбашы телеграммасын Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов укыды. "Бүген илебезнең күпчелек мөселманнары экстремизм һәм терроризм проблемасына дучар була. Сирия һәм Көнчыгыш илләрендә бүген фаҗигале вакыйгалар бара. Ислам дөньясы Россия ягыннан тулысынча ярдәмгә өмет итә ала. Без тынычлыкка ирешүдә ярдәм итәргә әзер", - диелгән телеграммада.

Пленар утырышның модераторы - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләре институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры һәм Төркем координаторы Вениамин Попов. Утырышта катнашучыларны сәламләү сүзе белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, Дагыстан Республикасы Башлыгы Рамзан Абдулатипов, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов мөрәҗәгать иттеләр.

Сөйләшүнең төп темасы - Россия һәм мөселман илләренең икътисади багланышлары мөмкинлекләре. Шулай ук чара кысаларында ислам һәм башка диннәр тәҗрибәсенә, рухи кыйммәтләргә нигезләнеп, куркынычсызлык янауга каршы торуга карата чараларны билгеләү мәсьәләләре дә карала.

Утырышта 57 кеше катнаша, 23 е Россия вәкилләре. Алар арасында Россия Федерациясе субъектларының 4 башлыгы (Татарстан, Чечня, Дагыстан, Кырым), РФ Тышкы эшләр министры урынбасары М.Л.Богданов, җәмәгатьчелек, фән һәм дин вәкилләре катнаша. Шулай ук 26 дәүләттән 34 чит ил вәкиле бар.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында төркемгә яңа вәкилләр кушылуы турында хәбәр итте - Әзербайҗан, Бәхрәйн, Малайзия. "Шуны билгеләп үтәргә кирәк: БМОның икътисадый һәм социаль советы каршында консультатив статус алу өчен без Берләшкән Милләтләр Оешмасына документларны бирдек. Бу халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясарга һәм бөтен дөньядан хезмәттәшләр белән тәҗрибә һәм тәкъдимнәр белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркем эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - икътисадый хезмәттәшлек. Ел саен Казанда "Россия ислам дөньясы: Казансаммит" халыкара икътисади саммиты үткәрелә. Быел анда 50 илдән 1,5 меңнән артык делегат катнашырга җыена. Шулай итеп, Төркем эшчәнлеге Россия базарына ислам дәүләтләреннән инвесторларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Хәзерге вакытта Ислам үсеш банкы белән берлектә Россиядә илсам банкингын җайлау мәсьәләләре хәл ителә. Былтыр Төркем утырышында Казанда Ислам үсеш банкы һәм Россия финанс институтлары арасында үзара килешкәнлек турында меморандум имзаланды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уртак дини һәм тәгълимат чаралары ислам дөньясындагы актуаль проблемалар һәм экстремизм белән көрәш турында фикер алышу өчен җайлы.

“Милләтара һәм динара тынычлык – дәүләтебез нигезе. Бу - уникаль үзенчәлегебез, без аны саклыйбыз һәм үстерәбез. Терроризм һәм радикализм - мөселман илләренә генә түгел, ә бөтен дөньяга яный. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер, чөнки хәзерге замандагы авырлыкларны бергәләп кенә хәл итеп була", - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышын Рамзан Әхмәт улы Кадыйров җитәкчелегендәге кунакчыл Чечня Республикасы каршы ала. Чечня үзе терроризмның дәһшәтен кичерде. Республиканың Беренче Президенты Әхмәт Хаҗи Кадыйров әлеге проблеманы республикада һәм, гомумән, Россиядә юк итү өчен гаять зур өлеш кертте. Республиканың хәзерге башлыгы атасы эшен дәвам итә һәм үстерә дә. Аның тырыш эшчәнлеге нәтиҗәләре күренеп тора, казанышлары сокландыра. Без бүген Грозныйда - Чечня Республикасы башкаласында, төзекләндерелгән, заманча, динамик рәвештә үсеп баручы шәһәрдә. Бу казанышларга берүзең ирешеп булмый, дип уйлыйм, дустанә һәм туганлык ярдәме кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе