
Утыз җиде яшьлек спортчыны җомга көнне кичке сәгать алтыда (Мәскәү вакыты белән сәгать сигездә) билгесез кеше атып үтергән. Аннан соң ул, автомобиленә утырып, качып иткән дип хәбәр ителә.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре шаһитлардан алынган мәгълүматны, бу җинаять белән моннан 7 ай элек булган үтерү очрагы белән элемтә бармы-юкмы икәнлеген тикшерә. Ул чакта күрше Баден-Вюртемберг җирендә шулай ук элек кикбоксинг буенча дөнья чемпионы булган кеше атып үтерелгән иде.
Принц кушаматлы Муса Мусалев төрле версияләрдә оештырылган ярышларда кикбоксинг буенча дөнья чемпионы булган. Карьерасы тәмамлану белән, ул 2013 елда Германиягә күчеп килгән.