Әгерҗенең Төрдәле мәчетендә – “Могҗизалар кыры"

Диңгез тулы булсын өчен аңа елгаларның коюы кирәк. Алган дини белемнәрне дә гел кабатлап, гамәлдә кулланырга тиешле. Кичәнең беренче өлешендә викторина сорауларына балалар да, олылар да, ярыша-ярыша җавап биреп, ислам дине нигезләрен әйбәт үзләштерүләрен күрсәттеләр.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 06. Фото: agryz-rt.ru

Кырындының Үзәк урамындагы мәчетнең көмешсыман манарасы ераклардан балкып, үзенә җәлеп итеп тора. Дин тоту иреге кайткан елларда районыбызда беренчеләрдән булып сафка баскан мәчет ул.

Авылдан чыккан гаярь егетләр – эшмәкәрләр һәм халык ярдәме белән төзелгән Төрдәле мәчете – 1992 елдан бирле дин-иҗтиһат юлында. Озак еллар фельдшер булып авылдашларының сәламәтлеген кайгырткан, соңрак 14 ел буена имам булып иман сагында хезмәт куйган Габдулла абый Галиев, авылның иң өлкән кешесе булып, кадер-хөрмәттә яши.

Төрдәле мәчетенең хәзерге имамы Чаллының “Ак мәчет“ендә гыйлем алган белемле хәзрәт Зөфир Зариповның имамлык итүенә алты ел тулган инде. Хәзрәтнең хатыны мөгаллимә Илсөяр ханым Зарипова да читтән торып “Ак мәчет“тә гыйлем өсти. Алган белемнәрен гамәлдә дә оста куллана Зариповлар. 2015 елда мәчеткә янкорма-мәдрәсә төзелгәч, шәкертләр укытуга уңай шартлар тудырылган. Башлангыч мәктәптән ун бала мәдрәсәгә йөри. Олылар өчен мәчет “клуб та, мәктәп тә шул“. Барган саен сокланып кайтам: намазга басучылар, мәдрәсәгә йөрүчеләр артканнан арта.

30 март көнне дә машинада авылга килеп керүгә бәйрәмчә киенгән, ак яулыклы әби-апаларның урам тутырып мәчеткә барулары күзгә ташланды. Ул көнне Төрдәле мәчетенә олысы-кечесе ике мәхәллә мөселманнары җыелган иде. Уку елы башыннан мәдрәсә шәкертләренең күбесе ислам дине нигезләрен өйрәнгән, Коръән укый алучылар арткан. Бу кичә белемнәрне тикшерү, белгәнне ныгыту, онытканны искә төшерү максатыннан иде.

Кичә Әгерҗедән “Нур“ мәчетре имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт вәгазе белән башланды. Рәҗәб аеның фазыйләтләре һәм “Әл-вакыйга“ сүрәсе эчтәлеге турында тулы мәгълүмат алдылар мөселманнар.

Диңгез тулы булсын өчен аңа елгаларның коюы кирәк. Алган дини белемнәрне дә гел кабатлап, гамәлдә кулланырга тиешле. Кичәнең беренче өлешендә викторина сорауларына балалар да, олылар да, ярыша-ярыша җавап биреп, ислам дине нигезләрен әйбәт үзләштерүләрен күрсәттеләр. “Нур“ мәчетендә узган бәйгедә кызлар арасында беренче урынны алган Исламия Сәлимгәрәева бу юлы да байтак сорауларга дөрес җавап бирде. Олылар арасында иң күп бүләкне Зөлфирә Ахунова, Рәмзия Гайнетдинова, Сәлия Сөләйманова яулады.

Икенче өлештә кичәдә катнашучыларны чын сюрприз көтә иде. Мәчеттә Якубовичның “Могҗизалар кыры“ндагы әйләнә торган рулетка һәм шакмаклы такта пәйда булгач, кызыксыну тагын да артты. Беренче өчлектә Кырынды мәхәлләсе уенчылары Мәгъфия Хаҗиева, Сәлия Сөләйманова һәм Салисә Тимуршина ярышты. Ә биремнәр катлаулы иде: Коръәнне, хәдисләрне һәм мәзһәбләрне төгәл белү соралды. Икенче өчлектә көч сынашкан Төрдәле ир-атларыннан Илгиз Якупов финалга үтте. Өченче – катнаш төркемдәге Альбина Вахитова, Салисә Гатауллина һәм хаҗия Гөлнара Сәлимгәрәева да җавапны байтак эзләделәр: Җәбраилнең (г.с.) Коръәндәге исеме Габдуллаһ икәнен күпләр белмәгәндер дә. Финалда уенчы Илгиз Якуповның җиңүе, башка авыллардан аермалы буларак, Кырынды җирлегендә ир-атларның да дини белемгә күбрәк омтылуларын күрсәтте.

Кичә ахырында аксакал язучы Габдулла абый Галиевның яңа гына басылган китабындагы аерым шәхесләр, нәсел-ырулар турындагы мәгълүматларны үз авызыннан тыңлау бигрәк тә кызыклы булды.

Күптән түгел Бөгелмәдән төбәкара мөнәҗәтчеләр бәйгесеннән җиңү яулап кайткан Рәзилә Бикташеваның җыелган халык соравы буенча мөнәҗәтен кабатлап көйләве нур өстенә нур булды.

Йөзгә якын кешегә табын әзерләгән аш-су осталарына рәхмәт әйтеп таралышты кунаклар. “Коръән мәҗлесендә савыт-саба юган кешегә ахирәттә алтын беләзек кигезерләр“, – диелгән хәдис тә бар бит. Амин, шулай булсын!

Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

Мәгълүмат agryz-rt.ru порталыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе