Бәйрәм ашына Казан шәһәре Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасы вәкилләре, инвалидлар һәм "Зәкәт" фонды карамагындагы өлкән яшьтәге кешеләр киләчәк. Ашка җитмешләп кеше чакырулы. Әбиләрне, бабайларны Өлкәннәр көне белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкәт" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин котлаячак. Өлкәннәрне быел хаҗ сәфәреннән алып кайткан зәм-зәм суы белән дә сыйлау көтелә дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.