
9 гыйнварда Казанның төзекләндерүдән соң узган елның декабрь аенда ачылган Галиев мәчетендә беренче мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уздырылды. Әлеге Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган дини чарада “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан читтән торып белем алырга килүчеләр, мөгаллимнәр, мөнәҗәтләр башкаручылар катнашты. Нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашучыларны мөфти исеменнән сәламләде һәм динебез хакында вәгазь сөйләде.
Мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков һәм Динар Шәймәрданов касыйдә башкардылар.
Чарада катнашучыларга Мәүлидне үткәрүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Нәзарәт сайтыннан.