
Мәгълүм булганча, 22 декабрьдә Казан үзәгендә урнашкан Галиев мәчете төзекләндерүдән соң ачылды. Әлеге олуг вакыйга уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Галеевская мечеть. История возрождения» - «Галиев мәчете. Яңарыш тарихы” дип аталган китап нәшер итте.
Җыентык Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең язмасы белән ачыла. “Галиев мәчете Иске татар бистәсе үзәгендә урнашкан. Һәр татарның күңелендә Иске Татар бистәсенең тарихи мәчетләренә карата җылы тойгы яши, чөнки нәкъ биредә милли рухка, безнең халыкка хас традицияләргә якынаерга мөмкин. Әлеге мәчетләр татар халкының рухи остазларын, мәгърифәтче шәхесләрен, элитасын тәрбияләгән. Бу мәчетләрдә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәскар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп шәхесләребез намаз укыган, дога кылган. Икенче төрле әйткәндә, иске Казан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә татар халкының үзаңы, мәдәнияте, рухи байлыгы формалашкан. Аллаһ боерса, Галиев мәчете алга та да бер дини үзәк булып, Пәйгамбәребез сөннәтен үстереп, иман һәм гыйлем нуры биреп халкыбызга хезмәт итәр”, - диелә анда.
Җыентыкта Галиев мәчете тарихы, төзелеш үзенчәлекләре җентекләп язылган. Төрле гасырларга, елларга караган күп сандагы фотолар урнаштырылган. Китаптан Казанның башка тарихи мәчетләре белән дә танышырга мөмкин.
Галиев мәчетенең тарихы зур, үзенчәлекле. Тарихчылар язып калдырган буенча, мәчеттә беренче намаз 1800 елда укылганы мәгълүм. 215 елдан соң без янә шушы тарихи мәчетне торгыза алдык. Әлбәттә, ул бик җимерелгән хәлдә иде. Аны кабат төзекләндерүгә күп тырышлык куелды.
Иң беренче чиратта, мәчет татар халкының олуг дин белгече имам Сәгыйть бин Әхмәт нәселе белән бәйле. Мәчеттә Сәгыйть мулланың төрле вакытларда өч улы һәм бер оныгы имамлык иткән.
1882 елда бай сәүдәгәр Галиевның улы – күренекле галим һәм реформатор Галимҗан Баруди Сәгыйть мулланың оныгына ярдәмче булып килгән. Һәм ул мәчет каршында данлыклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен оештыра. Шулай ук биредә Галиевның икенче улы - Габдрахман Галиев та имам булган.
Шулай итеп, татар халкының ике динле, эшлекле нәселе – Сәгыйтовлар һәм Галиевлар мәчетне яшәткән, саклаган, үстергән.
Әлеге китапның авторы атказанган фән эшлеклесе Нияз Халит. Җыентыкны басмага нәзарәтнең матбугат хезмәте әзерләде. Казан мәчетләре тарихын яктырткан китап Болгарда Мәүлид бәйрәмендә ктанашучыларга таратылды.
Нәзарәт сайтыннан.