"Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы; Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге белгечләре; Балтач, Түбән Кама, Яшел Үзән районнары, Чаллы, Казан шәһәрләре мәчетләре каршында эшләп килүче балалар үзәкләре җитәкчеләре, имамнар, педагоглар һ.б. катнаша.
"Түгәрәк өстәл" сөйләшүен Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.
Чара 11 апрель көнне иртәнге сәгать унда башлана.