“Гаилә” мәчетендә балаларга бушлай массаж ясау буенча социаль проект эшли башлады

Бер ай дәвамында 500гә якын массаж сеансы ясалачак. Проектта күп балалы, азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, медицина күрсәткечләре буенча массаж курсы алырга тиешле сабыйлар, инвалид балалар катнаша.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 05. Фото:dumrt.ru

Аның кысаларында 30 бала тулы массаж курсын алып өлгерде. Проектның беренче этабы 15 октябрьдә төгәлләнәчәк, аңынчы тагын 30 бала массаж сеансларында катнашачак.

Проектны “Гаилә” мәчете, Массажистларның милли ассоциациясе һәм Александр Панфиловның массаж мәктәбе тормышка ашыра. Бер ай дәвамында 500гә якын массаж сеансы ясалачак. Проектта күп балалы, азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, медицина күрсәткечләре буенча массаж курсы алырга тиешле сабыйлар, инвалид балалар катнаша.

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин проектның уникальлеге турында болай ди: “Массажга язылырга дип шалтыраткан кешеләрнең беренче соравы: “Бу чыннан да бушлаймы?” Без бөтенләй ят кешеләргә ихластан ярдәм итүдән шулкадәр бизгәнбез икән. Александр Панфилов белән Марат Миндубаев безгә шушындый проектны бергә оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәч, ике дә уйламый ризалаштык. Церебраль паралич белән авыручы нарасыйлар, төрле җәрәхәтләрдән соң төзәлеп килүче сабыйлар килә. Өч-дүрт балалы гаиләләр бар. Аларга ярдәм итә алуыбызга бик сөенәбез һәм үз вакытларын, көчләрен жәлләмичә, шушы балаларга ярдәм итүче массаж осталарына зур рәхмәтебезне белдерәбез”.

“Гаилә” мәчете, Массажистларның милли ассоциациясе һәм “Александр Панфиловның массаж мәктәбе” оештырган “Балалар өчен массаж” социаль проекты буенча ярдәм итәргә теләгән массажистлар шактый. Шунлыктан әлеге проектны кварталга бер тапкыр кабатлап торырга ниятлиләр. Теләге булган һәр әти-әни үзенең 10 яшькә кадәр балаларына бушлай тулы массаж курсы ясата алачак. Киләсе курска хәзердән үк язылып куярга мөмкин.

5 октябрьдә “Гаилә” мәчетендә шушы проектта катнашкан балалар өчен бәйрәм үткәреләчәк. Чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Проектны оештыручылар, массажистлар һәм балалар белән аралашу, аларның фикерен ишетү дә мөмкин булачак дип хәбәр итәләр мәчеттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе