
Татарстанның "Балтач" хәләл индустрия паркы, "Хәләл" берләшмәсе, Татарстан мөселманнарының дини идарәсе каршындагы "Хәләл" стандартлары комитеты ярдәмендә зур хәләл ярминкә оештыра. Ярминкә Рамазан ае тәмамлануы уңаеннан бәйрәм ителгән Ураза гаете көнендә 28 июль Балтачта үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Сатып алучыларга Русиянең төрле төбәкләреннән ит һәм сөт ашамлыклары, бал, балык, шулай ук Татарстан фермерлары җитештергән товарлар тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә җыр-бию, сәламәт ашау турында сөйләшүләр, хәйрия чаралары һәм бәйгеләр планлаштырыла.
Чыганак: "Азатлык.орг"