
Габдулла хәзрәтнең сөйләвенә караганда, быел мәдрәсәләрдә белем бирүнең бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: беренче, икенче курсларда белем алучы шәкертләргә әхлак дәресләре бирүнең сәгатьләре арттырылачак. “Әхлак дигәндә, шәкертләрнең ашар алдыннан яисә бәдрәфтән чыкканда махсус дога укулары күздә тотылмый, бәлки аларның мөселманнарга хас күркәм әхлакый сыйфатлары хакында сүз бара”,-дип аңлатма бирде Габдулла хәзрәт бу төшенчәгә. Өченче курс студентларына исә “Гаилә этикасы нигезләре” дигән яңа дәрес керәчәк. “Аны динне яхшы белүче психолог алып барса, хәерле булыр. Әгәр динне белүче психолог юк икән, аны үзебезгә әзерләргә туры килер. Иң мөһиме – бездә укып чыккан шәкертләр җәмгыять әһелләренә үрнәк булырга тиеш”,-дип ассызыклап әйтте Әдһәм хәзрәт.
Киңәшмәдә аннары сүз А. Кәрибуллинга бирелде. Аның сөйләвенчә, бүгенге көндә 100дән артык мөгаллим-мөгаллимәгә аттестация уздырылган. Язма рәвештә дә, телдән дә аларның белемнәре тикшерелгән. Араларында аттестацияне тулаем да, шартлы рәвештә узганнары да бар. Мәдрәсә укытучыларының белемен күтәрү өчен РИУда кыска вакытлы курслар оештырыла. Быелның сентябрендә 35 кешегә исәпләнгән белем күтәрү курслары үткәрелер, дип көтелә. Аларда белем алучыларның исемлеге дә билгеле икән инде.
“Бер атна күп мөддәт түгел. Шул вакытка гына ул мөгаллимнәрне алыштырырлык кешеләр табарсыз дип уйлыйм. Тик шул чорда да шәкертләрнең белем алу сыйфатына зыян килмәскә тиеш”,-дип билгеләп узды Г. Әдһәмов.
Бүгенге киңәшмәдә Габдулла хәзрәт Әдһәмовның “Акыда” дигән исем астында рус телендә нәшер кылган китабы тәкъдим ителде. Шунда Кукмара мәдрәсәсе ректоры Ришат Курамшин: “Без районнарда дәресләрне татарча алып барабыз бит. Сезнең гакыйдә китабының татарчасы булырмы?”-дип сорап куйды. Мөфти вазифаларын башкаручы Габдулла хәзрәт бу сөальгә: “Иншә Аллаһ”,-дип җавап бирде.
Хатыйп ГӘРӘЙ