Әгәр без милләтнең киләчәген уйлыйбыз икән, мәктәп-мәдрәсәләребезне үзгәртеп кору кирәк - төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев

Бу фикерне 100 ел элек галимебез, педагог Галимҗан Баруди әйткән. Ул болай ди: “Мәктәп һәм мәдрәсәләрне дингә якынрак итеп һәм чынбарлык тормышка файда китерерлек итеп үзгәртеп корырга кирәк. Олысы да, кечесе дә бөтен көчләре белән дин турында кайгыртырга, яхшы әхлак турында исләрендә тотарга тиешләр.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 20. chelny.muhtasibat.tatar

18 мартта Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә II Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Ул мәдрәсәнең 25 еллыгына багышланды. Ошбу форумны уздыру максаты турында мәдрәсә директоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев кереш сүзендә: “Без өйрәнә торган бөтен дөньяви һәм дини фәннәр, шул фәннәрдән өйрәнелә торган барлык закончалыклар асылда Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгәннәр һәм алар бөтенесе бергә Ислам динен тәшкил итәләр. Ислам динен гыйбадәт кысаларында гына бикләп тоту һәм дөньяви белемнәрне, дөньяда бара торган техник һәм технологик процессларны Ислам диненнән аерып карау хаклыкка туры килми. Мондый караш һәм бу карашка нигезләнеп алып барыла торган юл фәкать җәмгыятьнең тотрыксызлыгына гына китерә. Дөньяда бара торган төрле вакыйгалар бу фикернең дәлилләре булып тора.

Кешелекне бер бөтен җәмгыять итеп карасак, ул бүген үзәк нерв системасы өзелгән җан иясен хәтерләтә. Фетнә булмаган ил юк. Һәрберсе аерым, араларда бердәмлек юк. Һәрберсендә аерым хәрәкәт бара. Әмма ул хәрәкәт халыкларның берләшүенә түгел, бәлки таркаулыкка, үзара читләшүгә алып бара. Һәм безнең шушы кечкенә генә конференциябез шушы өзелгән нерв системасының ялгануына һәм савыгуына, Бөтендөнья халыкларының, бердәм булып, килешеп яшәүләренә сәбәп, бер башлангыч булса иде. Бүгенге көндә күпләр мәдрәсәләргә җәмгыятьне артка, искелеккә сөйри торган уку йортлары итеп кенә карыйлар.

Әгәр без милләтнең киләчәген уйлыйбыз икән, мәктәп-мәдрәсәләребезне үзгәртеп кору кирәк. Бу фикерне 100 ел элек галимебез, педагог Галимҗан Баруди әйткән. Ул болай ди: “Мәктәп һәм мәдрәсәләрне дингә якынрак итеп һәм чынбарлык тормышка файда китерерлек итеп үзгәртеп корырга кирәк. Олысы да, кечесе дә бөтен көчләре белән дин турында кайгыртырга, яхшы әхлак турында исләрендә тотарга тиешләр. Дин фән түгел, аңа омтылу - һәр фәннең максаты. Бер кешедән бәйле булмаган үз карашы булу, монафыйкланмау, иманын тиешле дәрәҗәдә пакълау - һәркемнең бурычы. Әмма бу эштә акрынлык кирәк. Кешегә үз гадәтләреннән баш тарту кыен бит”, - диде төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев.

Җәмгыять, мөселманнар берлеге кирәклеге турында Башкортостан делегациясе җитәкчесе, Башкортостан мөселманнары мөфтиенең беренче урынбасары Айнур хәзрәт Арсланов та үзенең сәламләү чыгышында бик ачык итеп әйтте. “Динебез алга бара. Әмма төрле җәмәгатьләргә бүленү тукталмый. Монда берләшергә, туганлык җепләрен ныгытырга килдек. Татар халкы диндә гел алдынгы булды, мәгърифәтле халык. Шушы “Ак мәчет”тә безнең шәкертләребез дә укыйлар. Башкорт-татар – туган халыклар, безнең мәдәниятебез бер, динебез бер, сөйләшсәк, тәрҗемәчеләр кирәкми. Безне әлифбада бер генә хәреф бүлеп тора. Шуның өчен бергә булаек, бердәм булаек, бергәләшеп ябышсак, тауларны да әйләндереп салырбыз, Аллаһ бирсә”, - диде Айнур хәзрәт Арсланов.

Конференциядә шулай ук сәламләү чыгышларын Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Болгар академиясен оештыруда катнашучы Иордания профессоры, шәех Габдерразак әс-Сәгъди, Согуд Гарәбстаныннан Коръән ятлау Оешмасы вәкиле Хәсән Хәдия, Словакиядән “Кеше һәм аның хокукы” гражданлык җәмгыяте рәисе Эмил Хәмидуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән, мәгариф бүлеге башлыгы Айдар Карибуллин (мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен ирештерде), РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов ясады.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов конференциядә катнашучыларга мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең котлавын ирештерде һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәхевәлиевка дини мәгариф өлкәсен үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен нәзарәтнең “Рухи бердәмлек өчен” медален тапшырды. Үзәк Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары мәдрәсә директоры урынбасары Рәфыйк хәзрәт Миннеәхмәткә һәм мәдрәсәнең өлкән мөгаллиме Азат хәзрәт Шәриповка тапшырылды. Дамир хәзрәт шулай ук мәдрәсәгә “Мәдинә” нәшриятында дөнья күргән дини әдәбият бүләк итте.

Пленар өлештә филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевның - “Исламның татар халкын саклау ысуллары системасындагы урыны”, филология фәннәре докторы Марсель Бакировның - “Болгарларга тоташкан мәдәни-этник тамырларыбыз”, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллинның -“Мәхкәмәи Шәргыя Ырынбургиянең 1905 елда мөселманнарның дини эшләре белән идарә итү проекты” турындагы чыгышлары тыңланды. Аннары конференциядә катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләделәр. Соңыннан гомуми эшкә йомгак ясалды, тикшерелгән мәсьәләләр буенча резолюция кабул ителде, дип хәбәр итәләр Чаллы мөхтәсибәтеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе