
Алар Фәтвалар һәм тикшеренүләр буенча советка таянган. “2017 елда Рамазанның беренче көне шимбәгә 27 майга туры килә. Ураза гаете 25 июньгә якшәмбе көненә туры килә”, - дип билгеләп үтәләр Франциянең Мөселман галимнәре советында.
Мөселман галимнәре советы ислам динен тотучылар хәзерге астрономия күзәтүләренә таянырга тәкъдим иткән. Алар теләсә кайсы айның башланган һәм тәмамланган вакытын алдан билгеләргә ярдәм итә.
Совет вәкилләре үзләре тарафыннан файдаланыла торган фәнни алымның Ай күренүгә бәйле таләпләпләргә каршы килмәвен ачыклап үткән. Чөнки бу алым да астрономик алымнарга нигезләнгән, дип хәбәр итә Ислам.ру.