РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров дүшәмбе көнне Азербайҗанның Дипломатия академиясе тыңлаучылары белән очрашты. Ул очрашу барышында Федераль иминлек хезмәтенең чит илләрдәге террорист-боевиклар турында мәгълүмат базасын төзүе турында хәбәр итте. Бу хакта ТАСС язып чыкты.
Аның сүзләренчә, Мәскәү һәм Баку БДБ илләре кысаларында терроризмга каршы алып барылган проектларда актив катнашалар.
Сергей Лавров хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат базасыннан теләге булган һәркем файдалана алачак. Әлеге база никадәр зур булып, анда никадәр күбрәк ил катнашса, боевикларның кайдалыгын, аларның хәрәкәт итү юлларын ачыклау җиңелрәк булачак дип көтелә.