
"Хөрмәтле журналистлар, республикабызның массакүләм мәгълүмат чаралары һәм полиграфия предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Татарстан газета-журнал битләрендә, телевидение һәм радиода, төрледән-төрле интернет басмаларда көн саен, сәгать саен республика халкын борчый торган көнүзәк темалар яктыртылып тора. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары югары профессиональ стандартларга таянып эш итә, заманча мәгълүмати-коммуникация технологияләрен гамәлгә кертә, яңа өметле медиапроектларны тормышка ашыра, таралыш даирәсен киңәйтә. Мәгълүматны соңга калмыйча тапшыру һәм чыганаклар белән, объектив бәя биреп, вакыйгаларны тирән анализлап һәм материалны үтемле итеп бирү аларның абруен тагын да арттыра. Республикада һәм аннан читтәге вакыйгаларны тулысынча күзаллап, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре халыкны борчыган мәсьәләләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Автор монологы социаль челтәрләрдән файдаланучылар, эксперт җәмгыятьләре вәкилләре, блоггерлар катнаша торган ачыктан-ачык, еш кына киеренке һәм эмоциональ диалог белән алышына. Асылда бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге гражданнар белән аралашуның бер формасы булып тора һәм хакимият структуралары эшенә карата халык мөнәсәбәтен күрсәтә. Нигезле тәнкыйть игътибарны җәлеп итәрлек күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары да үз чиратында, мәгълүмати хәбәрдарлык шартларында, журналистлар белән үзара актив хезмәттәшлек итү нигезендә эшләргә тырышалар.
Җәмгыятьнең һәрьяклап үсеше матбугат һәм массакүләм мәгълүмат тармагы эшенә яңа таләпләр куя. Теләсә кайсы мәгълүматны журналистлар үз укучыларына һәм тыңлаучыларга тиз арада, дөрес һәм кызыклы итеп, һөнәри осталык белән җиткерергә тиеш. Сез һәрвакыт социаль һәм әхлакый җаваплылыкны истә тотарга, этика һәм әдәп принципларын үтәргә тиеш, чөнки масс-медианың иҗтимагый аң булдыруга турыдан-туры йогынты ясавы сер түгел. Басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары рухи-мәдәни өлкәне үстерүгә, гражданнар арасындагы татулыкны һәм милләтара тынычлыкны ныгытуга, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклауга ярдәм итә. Журналист сүзе хакыйкатькә һәм изгелеккә хезмәт итәргә тиеш.
Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, яңадан-яңа һөнәри казанышлар һәм кызыклы проектлар телим. Һәрвакыт иҗади уңыш юлдаш булсын!” – диелә котлауда.
Чыганак: "Татар-информ"
P.S. Tatar-islam.com агентлыгы хезмәткәрләре дә үзенең каләмдәшләрен бүгенге бу олуг бәйрәм белән котлый. Журналистикага мөнәсәбәте булган һәркемгә, шулай ук үзенең укучыларына саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, иҗади уңышлар теләп кала.