Дәрескә кунак итеп чакырылган район имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов шәфкатьлелек турында вәгазь сөйләде. "Игелеклелек, шәфкатьлелек ул – бер-береңә карата яхшы мөгамәләдә булу дигән сүз. Изгелек җирдә ятмас, дигән борынгылар. Яхшылык һәрвакыт әйләнеп кайтыр, бәла-казалардан саклар. Бер-берегезгә шәфкатьле булыгыз! Мин сезне менә шуңа өндим", – диде хәзрәт үз чыгышында. Тәрбия дәресендә укучылар изгелек, яманлык төшенчәләре белән дә танышып, алар буенча фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.