Бүген дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре Валиулла хәзрәт Якуповны искә ала

Бүген Казанның Мөселман зиратында (Мамадыш тракты урамы 40нчы йорт) танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алалар. Чараны ТР Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Апанай мәчете оештыра.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 19. Фото:dumrt.ru

Күренекле дин әһеленең каберен зиярат итүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, нәзарәт бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук Казан Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, галимнәр, рәсми затлар һәм Валиулла хәзрәтнең укучылары, дуслары катнаша.

Чарага килүчеләр Валиулла хәзрәтнең дин үсешенә һәм милли-дини мирасны өйрәнүгә керткән өлешенә бәйле фикерләре, истәлекләре белән уртаклашачак.

Чыгышлардан соң Коръән аятьләре укылып, дога кылыначак.

Мәгълүм булганча, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елның 19 июль көнне фаҗигале төстә вафат булды. Һәр елны бу көнне Вәлиулла хәзрәтнең чордашлары, укучылары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында аны искә алу чаралары уздырыла, догалар укыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе