Данлыклы “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе 130 еллыгын билгеләп үтте

Кичә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында данлы тарихлы “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе 130 еллыгын билгеләп үтте.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 18
Кичә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында данлы тарихлы "Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе 130 еллыгын билгеләп үтте. Мәдрәсәдән хәбәр иткәнчә, тантанада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашкан, кайчандыр мәдрәсә шәкертләре булган мөэмин-мөселманнар Самарадан, Иркутскидан хәтле килгәннәр. Театр бинасы залы шыгрым тулы булган.

 
Мәгърифәтче Галимҗан Баруди тарафыннан нигез салынган мәдрәсә шәкертләр арасында популяр. Анда ел саен көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә йөзләрчә студент алына.


Үз вакытында әлеге уку йортын Хөсәен Ямашев, Камил Якуб, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Фәтхи Борнаш, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче һ.б. кебек мәшһүр затлар, татар милләтенең зыялылары тәмамлаган.

 
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе