Дагыстанда күренекле дин әһеле, шәех Баязит хәзрәт Хәйруллин һәм ишан Зәйнулла Рәсүлев мәчетләре ачылды

Дагыстанда күренекле дин әһеле, шәех Баязит хәзрәт Хәйруллин һәм Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге мәчетләр ачылды.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 01. Фотосурәтнең чыганагы:dumrt.ru

Шәех Баязит хәзрәт Хәйруллин исемендәге мәчет Маһачкала шәһәрендә шәехнең кабере яныннан 20 метр ераклыкта гына урнашкан.

Мәчет ачылышына кадәр Татарстан һәм Дагыстан дин әһелләре олуг остазлары рухына аның кабере янында дога кылды. Әлеге чараларда катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән күренекле дин әһелләре, белгечләре җыелды. Шулай ук мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Хузур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы Сәет хәзрәт Шәһабиев катнаша.

Зәйнулла ишан Рәсүлинең мөриде, ягъни укучысы булган Шәех Баязит Хәйруллин тумышы белән Башкортстаннан, ул 1871 елны Уфада туган. Владикавказ шәһәрендә хәрби хезммәттә була. Оренбург мәдрәсәсендә өч ел гыйлем туплавы һәм аннары Владикавказка кире кайтуы һәм имам булуы мәгълүм. 1918 елда Махачкалага күчә һәм 1950 нче елга кадәр имам булып эшли. Шунысы да билгеле, 1933 елда эзәрлекләүләргә эләгә, аның милкен, йортын тартып алалар.

Олуг дин әһеле Махачкаланың Тарки бистәсендәге зиратка җирләнгән. Зират төзекләндерелде, ә җирлектәге бер мәчеткә аның исемен бирергә һәм истәлек билгесе куярга карар кылынды, дип хәбәр итә islamdag.ru.

Хәзерге вакытта Дагыстанда ишанның оныгы Ләйлә гомер итә. Ул сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Баязит хәзрәт йортының ишеге авырулар, мохтаҗлар өчен һәрвакыт ачык булган. Коръән сурәләре укып, дога кылгач, авыр сырхаулар да рәтләнеп китә иде, дип сөйләде ул татар дин әһелләренә багышланган фильмны әзерләгәндә. Хәзрәт вафат булгач та, җеназасына халык агылып килгән. Дагыстан мөселманнары татар дин галимен әле дә хөрмәт белән искә ала. Шунысы да билгеле, Баязит хәзрәт Махачкаладагы Үзәк мәчетне төзекләндерергә дә ярдәм иткән.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда күренекле дин галиме Зәйнулла Рәсүлев мәчетен ачуда һәм шул уңайдан уздырылган дин галимнәре мәҗлесендә дә катнашты. Мөфти мәчетне ачу тантанасында катнашучыларга Татарстан мөселманнарыннан сәлам җиткерде. Аннары шушы олуг чарага чакырган өчен Дагыстан мөфтиятенә рәхмәтен җиткерде.

“Бу чарага без шатланып килдек. Чөнки Зәйнулла хәзрәтне искә алу, аның исемендәге мәчет ачу зур мәртәбәле эш”, - диде мөфти. Аннары ул танылган дин әһеленең зирәклеген күрсәтә торган мисаллар китерде. Динебез үсешенә зур өлеш керткән Зәйнулла ишанны олылау, өйрәнү мөһимлеген ассызыклады.

Зәйнулла Рәсүлев 1833 елның 25 мартында Троицк өязе Туңгатар волосының Шәрип авылында (хәзерге (Башкортстанның Учалы районында) мулла гаиләсендә туып үсә.

Туган авылында мәдрәсәдә укый, унике яшеннән кантон үзәге - Малай Муйнак мәдрәсәсендә белем ала, аннары Якуп хәзрәт артыннан Ахун авылына күчеп, анда дин гыйлемен арттыра. 1851 елда Троицк шәһәре (хәзерге Чиләбе өлкәсендә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, 1858 елда тиешле имтиханнарын тапшырып, Верхнеуральск өязенең Акхуҗа авылына (хәзер шул ук Учалы районында) имам-хатыйб булып кайта.

Шәкерт булган чорында суфичылык белән кызыксынып китә. Истанбулда Нәкъшбәндия тәрикате тәгълимәтен укытырга рөхсәт (иҗазнамә) ала.

1884 елда татар сәүдәгәре Сәйфулла Габбасов аны Троицк каласындагы 5нче мәчеткә икенче имам итеп чакыра. 1891 елны аңа мәчет каршындагы мәдрәсәне җитәкләргә тапшыралар. Ул биредә җәдитчә укыту тәртибен кертеп, Русиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Мәдрәсә аның исеме белән «Рәсүлия» дип атала башлый.

Ул 1917 елның 2 февралендә вафат була, Троицк шәһәренең татар зыяратында җирләнгән.

Аның улы Габдрахман Рәсүлев шулай ук күренекле дин әһеле, Үзәк диния нәзарәтендә мөфти. Оныгы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) — күренекле татар язучысы, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе