Дөньяның зур мәчетләреннән саналган Пакыстан башкаласы мәчете гүзәл затларга теләктәшлек белдерде. Күкрәкләрендә яман шеш булган хатын-кызларны хуплау өчен, Исламабад шәһәрендәге Фәйсал мәчете алсу төстәге утлар белән яктыртылды.
Әлеге проектны Pink Ribbon компаниясе уйлап тапкан. “Алсу тасма” акциясе дөньякүләм, шул исәптән мөселман илләрендәге җәмәгатьчелек, игътибарын авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау зарурлыгына юнәлтергә җыена.
Исламабад шәһәрендәге Фәйсал мәчете 300 меңгә якын дин кардәшебезне сыйдыра һәм дөньядагы иң зур 10 иман йорты исемлегенә керә дип хәбәр итте ислам.ру.