Дәүләт башлыгы Россия гражданнарын Мисырдан кайтаруны йөкләде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның, "А321" аэробусы һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыкланганга кадәр, Мисыр белән авиаочышны туктату тәкъдиме белән килеште.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 09

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның, "А321" аэробусы һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыкланганга кадәр, Мисыр белән авиаочышны туктату тәкъдиме белән килеште. Дәүләт башлыгы шулай ук Россия гражданнарын Мисырдан алып кайтуны оештырырга йөкләде.

Моннан тыш, Президент Мисыр ягы белән һава судносы куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен элемтәләрне җайга салырга күрсәтмә бирде. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында белдерелә.

Искәртеп үтик: Россиянең «Когалымавиа» авиакомпаниясенең Шарм-эль-Шейх – Санкт-Петербург рейсын башкару самолеты 31 октябрьдә һәлакәткә очрады. Самолетта 217 пассажир һәм экипаждан 7 кеше булган, исән калучылар юк. Авиаһәлакәт сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.

«Татар-информ» Фотосурәт kremlin.ru сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе