Чувашия Республикасында Казандагы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз вәкиле булачак

Чабаксар шәһәрендә республика күрмәүчеләр китапханәсендә оештырылган махсус чарада физик мөмкинлекләре чикле кешеләр “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Аларга “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директорының тәрбия эше буенча урынбасары Лилия Сәлахетдинова һәм укытучы Идрис Хәйретдинов әлеге үзәк эшчәнлеге турында сөйләде.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 04. Фото:yardem.ru

Бу вазифага Әнисә Васильева кандидатурасы Чабаксар шәһәрендә республика күрмәүчеләр китапханәсендә оештырылган махсус чарада тәкъдим ителде. Ул берничә мәртәбә әлеге фонд карамагындагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә курслар узган кеше. Фонд җитәкчелеге Әнисә Васильеваның кандидатурасын хуплады. Ул хәзер тернәкләндерү үзәгендә Чувашиядән килеп курслар узарга теләүчеләрне барлаячак.

Чабаксар шәһәрендә республика күрмәүчеләр китапханәсендә оештырылган махсус чарада физик мөмкинлекләре чикле кешеләр “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Аларга “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директорының тәрбия эше буенча урынбасары Лилия Сәлахетдинова һәм укытучы Идрис Хәйретдинов әлеге үзәк эшчәнлеге турында сөйләде.Хәйрия фонды һәм тернәкләндерү үзәге җитәкчелеге исеменнән Чабаксар күрмәүчеләр җәмгыятенә Брайль язуындагы китаплар һәм үзәк җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинованың китаплары бүләк ителде.

Очрашуда “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге югары бәяләп үтелде.

Хәйрия фонды һәм тернәкләндерү үзәге җитәкчелеге ЧР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулловка һәм Чабаксарның "Болгар" мәчете имамы Йосыф хәзрәт Юнкинга җылы каршы алулары, кунак итүе өчен рәхмәт белдерә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе