
Чистай мөслимәләре ай саен шәһәрнең төрле мәчетләрендә Коръән-хәтем чыгуны матур гадәткә керттеләр. Коръәнне хәтем итү ул изге китапны берьюлы тулысынча укып чыгу дигән сүз.
5 декабрьдә хатын-кызлар “Иман” мәчетенә җыелыштылар. Өйлә намазыннан соң мөслимәләр сүрәләрне бүлешеп Коръән укырга керештеләр.
Коръәнне укып чыкканнан соң чәй өстәле артында аралашу дәвам итте,- дип хәбәр итә республиканың Диния нәзарәте мәгълүмат үзәге.