Оештыручылар хәбәр иткәнчә, балалар өчен иҗат мәйданчыклары, аниматорлар, аттракционнар эшләячәк. Балаларны әкият геройлары, жонглерлар шатландырачак, бүләкләр бирәчәк.
Бу көнне чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме уздырырга ниятлиләр."Бөтен серләрне дә ачып бетермибез, шуңа күрә онытылмас чараның үзен килеп күрергә чакырабыз", - диләр мөхтәсибәттән.