Чирмешәндә шамаилләр күргәзмәсе ачылды

Биредә Чирмешән һәм Лашман балаларының төрле материаллардан эшләнгән кырыкка якын иҗат эше урын алган.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 30

Чирмешән мәчетендә “Гаиләм шамаиле” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә Чирмешән һәм Лашман балаларының төрле материаллардан эшләнгән кырыкка якын иҗат эше урын алган. Күргәзмәдә катнашкан иң яшь рәссамга нибары өч яшь. Әминә Юнысовага әнисе дә ярдәм иткән, ләкин төп эшне ул үзе башкарган.

Күргәзмәдә өлкәннәр дә катнашырга теләк белдергәннәр, якын арада алар эшен дә биредә күреп булачак. Чирмешән мәчете имамы Хабир Ханов әйтүенчә, шәмаил ясау зур тырышлык, түземлек һәм вакыт сорый. Мәсәлән, бер шәмаил ясауга бер – ике атна вакыт китәргә мөмкин. Шәмаил ясауның үз кагыйдәләре дә бар икән. Мәчеттә мондый күргәзмә дүртенче тапкыр оештырыла. Ел саен аңа нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне дә билгелиләр, барлык катнашучыларга бүләкләр дә тапшыралар.

"Безнең Чирмешән"гәҗитеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе