
Турнир ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Чирмешән районы хакимияте, Чирмешән районы мөхтәсибәте тарафыннан, татар халкының мәдәни мирасын һәм традицион исламны пропагандалау, мөселманнарының рухи-әхлакый һәм физик үсешен күтәрү, максатыннан оештырыла.
Ярышлар нәзарәтнең яшьләр һәм спорт бүлеге тарафыннан әзерләнгән регламент буенча үткәрелә.
Команда әгъзалары уеннарга кадәр ислам нигезләре буенча тест тапшырачак. Турнирда Казан, Яр Чаллы, Байлар Сабасы, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Чирмешән, Кукмара командалары катнашуы көтелә.
Җиңүчеләргә кыйммәтләр һәм грамоталар тапшыру күздә тотыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.