Чираттагы курслар башланды

Бүген, ягъни 21 гыйнварда Казандагы «Ярдәм» мәчетендә күрмәүче мөселманнарның чираттыгы курслары башланды.

БӘЙЛЕ
2014 Янв 21
Бүген, ягъни 21 гыйнварда Казандагы «Ярдәм» мәчетендә күрмәүче мөселманнарның чираттагы курслары башланды. Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күрмәүчеләргә дини белем алуның нинди тәртиптә барачагын аңлатты, аларны мөгаллимнәр-мөгаллимәләр белән таныштырды.

Укулар, әлбәттә, гарәп телендәге Брайль системасын өйрәнүдән башланачак. Ә аннары физкультура, компьютер һәм башкалар. Бер ай вакыт эчендә биредә дини белем алучы мөселманнар һәм мөслимәләр курслар ахырында биш вакыт намаз укырга да, сүрәләр ятларга өлгерәчәк.

Бүгенге көндә аларның саны 40 кеше. Араларында Башкортстан, Чечня, Кисловодск, Пермь, Түбән Новгородтан һәм, әлбәттә, Татарстан районнарыннан килүчеләр дә бар. Сүз уңаеннан шунысын да әйтү мәслихәт: сиртмәле арбада гына йөрүче Буа кызы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова шулай ук Коръәнне укырга өйрәнү теләге белән килде. Узган елда бу талантлы кызның "Күңелем көндәлеге" дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Ә рәсем сәнгате буенча ул Халыкара "Филантроп" бүләгенә лаек булды, яшь язучыларның "Иделем акчарлагы-2012" бәйгесендә җиңү яулады.

"Ярдәм" мәчетенә әле тагын Дагыстаннан 4 кешенең килүе көтелә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе