
Биредә малайлардан соң бер атнага 17 кешедән торган кыз-балалар төркеме җыелды.
“Аерым программа алдан ук әзерләнде. Без берничә көн эчендә кыз-балаларга аларның тормыштагы төп вазыйфаларына төшендерәбез, әдәп-әхлак дәресләре бирәбез, пәйгамбәребезнеңтормыш юлы белән таныштырабыз, кызыклы мастер-класслар оештырабыз.
Лагерьга йөрү дәверендә алар шулай ук әниләренә, күршеләренә бик матур рәсемнәр, сувенирлар ясый. Туклану көнгә өч мәртәбә оештырылган. Әниләре үзләре дә пешереп алып килә. Балалар бик тә канәгать. Тәрбия эшләрен Әлфия Нәбиуллина белән бергә алып барабыз”, - дип сөйләде үзәк җитәкчесе Алинә Хәбибуллина.
Лагерь үз эшен 21 августка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.