Чаллының "Круглое поле" бистәсендә шөкер итү мәҗлесе

3 декабрьдә Чаллы мөхтәсибәтенә керүче “Круглое Поле” тимер юлчылар бистәсе мәхәлләсе әгъзалары имам-хатыйб Газиузулла хәзрәт Исрафиловның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

БӘЙЛЕ
2016 Янв 04

3 декабрьдә Чаллы мөхтәсибәтенә керүче “Круглое Поле” тимер юлчылар бистәсе мәхәлләсе әгъзалары имам-хатыйб Газиузулла хәзрәт Исрафиловның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ошбу сөенечле вакыйга уңаеннан мәчеттә шөкер итү мәҗлесе оештырылды.

Газизулла хәзрәт тумышы белән Мамадыш районының Козгынчы авылыннан. Балачак еллары Донецк өлкәсендә уза. Шахтер әтисе сугышта һәлак була. Фронт якынлашкач Татарстанга кайталар. Сугыштан соң яңадан Донецк өлкәсенә эшкә китәләр. Биредә шахтер Газизулла дини йолаларны яшерен генә үтәүче дин әһеленнән беренче дин дәресләре ала. Әнисе белән Татарстанга күченеп килгәч Круглое Поле бистәсендә мөселман зираты оештыру эшен җитәкли, аннары мәчет төзү эшенә керешә. Ул инде менә 24 ел шулай халыкка дин тәрбиясе бирү юнәлешендә тырышып эшли.

Шөкер итү мәҗлесендә Газизулла хәзрәт адресына күп җылы сүзләр, матур теләкләр әйтелде, вәгазьләр сөйләнде, бүләкләр бирелде. Котлау сүзләрен Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт, аның урынбасары Фоат хәзрәт, Куйбышев Тимер юл бүлекчәсенең баш инженеры урынбасары, мәчетнең даими спонсоры Ренат Фәрит улы Яруллин , Мамадыш районының Козгынчы авылы имамы Фәрит хәзрәт, Газизулла хәзрәтнең бертуган абыйсы Әхмәдулла хаҗи (27 ел шахта стажлы ), мәхәллә әгъзалары әйттеләр.

Газизулла хәзрәт тә җаваплы булып калмады – ул җыелучыларга иманлы тормыш белән яшәүнең өстенлекләре хакында вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук 80 яшьлек юбилеена вәгазьләр китабының икенче басмасын әзерләгән иде. Шуңа күрә кунаклар буш кул белән китмәде.

.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе