Үткән елны биредә 4 тапкыр өлкәннәрне хөрмәтләү мәҗлесләре оештырылган. Чираттагы шундый чараны 14 февральдә уздырырга җыеналар. Мәхәллә әгъзалары күрше-тирәдәге мохтаҗларны ачыклап торалар һәм мәчеткә хәбәр итәләр. Мәчеттә алар теркәп куела һәм мөмкин булганча ярдәм күрсәтелә. Җыелышта бу юнәлештәге эшне тагын да активлаштырырга килешенде.
Шулай ук якшәмбе укуларының уңышлы баруы билгеләнде. Бу эшне “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлаган 8 мөгаллим һәм мөгаллимә алып бара. Җыелышта сентябрь аенда мәчетнең 10 еллыгын билгеләп үтү, теләүчеләрне Гомрә хаҗына әзерләү, Болгарга сәяхәт оештыру, шәһәрдә мөселманнар өчен уздырылучы чараларда актив катнашу, Рамазан аеннан соң балалар өчен көндезге лагерь үткәрү һ.б. турында сөйләшү булды.
Җыелышта мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинның эшчәнлеге турында җылы сүзләр генә әйтелде, дип хәбәр итәләр Чаллы мөхтәсибәтеннән.