Чаллы мөхтәсибәтенең "Хәзинә" балалар үзәге юбилеен билгеләп үтте

Клубта 1-2 яшьлек балалардан алып 13 яшькә кадәргеләр шөгыльләнә. Мәсәлән, 1-2 яшьлек сабыйларга ана телендә үстереш дәресләре бирелә. 2-3, 3-4 яшьлекләр Ислам дине нигезләрен өйрәнә. Аннан өлкәнрәкләр “Мин динемне яратам” программасы буенча укый. Дәресләр, яңача методикаларга таянып, уеннар белән бергә бәйләп алып барыла. “Мин динемне яратам” программасы буенча Минзәлә районы Яңа Байлар авылында җәйге айларда шөгыльләнүче төркем дә бар. Клубта тәрбияләнүчеләр, мөгаллимәләр республика, шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар.

БӘЙЛЕ
2017 Май 22. Фото:dumrt.ru

Мөселман балаларының Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләүче “Хәзинә” клубы 20 майда үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте. Төп чара шәһәрнең 2 нче татар гимназиясе актлар залында барды. Биредә клубка йөрүче балалар үзләренең дини белемнәрен, туган телне белү дәрәҗәсен күрсәтте. Тамаша композициясе сәхнә күренешләренә бай итеп төзелгән, анда һәр балага бер аерым роль бирелгән иде. Балалар Коръән дә укыдылар, тәсбих тә тарттылар, балага исем кушу йоласын да башкардылар, чыгарылыш төркемен дә зурлап озаттылар. Чыгышлар арасында клуб тормышыннан видеосюжетлар күрсәтелде.

Клуб җитәкчесе Ләйсән Рамил кызы Әхмәтшина, оешу тарихына тукталып: “Эшне балаларның җәйге лагереннан башладык. Аны зур теләк, ихласлылык белән башкардык. Моны күргән ата-аналар балалары белән ел әйләнәсендә эшләвебезне теләделәр. Аларның безгә ышанычын, өмет белән каравын акларга кирәк иде. Чөнки мәчетләрдә кечкенә балалар белән эшләү авыр – алар өлкәннәргә комачаулык итәләр. Клуб шулай барлыкка килде. Әлбәттә, кыенлыклар да булды, бина таба алмыйча йөрдек. Сидоровка бистәсендәге “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт мәчет мәдрәсәсе бинасына сыендырды. Икенче бинабызны эшмәкәр Марсил Мирзанур улы бирде. Хәзер ике бинада 11 төркемебез эшли. Балалар белән эшләүгә 20дән артык хезмәткәр – мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, бала караучылар җәлеп ителгән”, - диде.

Клубта 1-2 яшьлек балалардан алып 13 яшькә кадәргеләр шөгыльләнә. Мәсәлән, 1-2 яшьлек сабыйларга ана телендә үстереш дәресләре бирелә. 2-3, 3-4 яшьлекләр Ислам дине нигезләрен өйрәнә. Аннан өлкәнрәкләр “Мин динемне яратам” программасы буенча укый. Дәресләр, яңача методикаларга таянып, уеннар белән бергә бәйләп алып барыла. “Мин динемне яратам” программасы буенча Минзәлә районы Яңа Байлар авылында җәйге айларда шөгыльләнүче төркем дә бар. Клубта тәрбияләнүчеләр, мөгаллимәләр республика, шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар.

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ хәзрәт Яхин, чарада чыгыш ясап: “Мондый клублар әле республикабызда юк дәрәҗәсендә. Ләйсән ханымның бу башлангычы (ул үзе шәһәребезгә бер хәзинә) һәръяклап хуплауга, яклауга мохтаҗ. Мин бүгенге юбилейны шундый чакыру дип тә кабул итәм", - диде.

Чара барышында балаларга истәлекле бүләкләр, ә клуб хезмәткәрләренә Чаллы мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Аннары күңелле чәй эчү мәҗлесе булды, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе