Чаллы каласында беренче тапкыр дини китап күргәзмәсе була

Китап авторлары белән очрашу, мастер-класслар уздыру каралган

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 16

27-29 ноябрьдә Чаллы каласында “Хәләл-Үзәк”тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә оештырыла. Аның барышында Россиядә һәм Татарстанда дини юнәлештә эшләүче нәшриятлар эшчәнлеге, алар чыгарган продукция белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә яңа чыккан дини әдәбият, уку әсбаплары күрсәтеләчәк һәм аларны очсыз бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук укучылар китап авторлары белән очраша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Күргәзмә барышында мастер-класслар уздыру, бүләкләр бирү дә каралган.

Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм “Хәләл-Үзәк”.

Күргәзмәгә килүчеләр бер уңайдан “Хәләл-Үзәк” белән дә якыннан танышып китәчәк. Ул Чаллыда былтырның декабреннән башлап эшли. Биредә мөселманнар өчен йөзләгән төрдә хәләл ризыклар, дини әдәбият, төрле сувенирлар тәкъдим ителә. “Хәләл-Үзәк” барлык уңайлыклары, намаз залы, тәһарәтханәсе булган заманча бинага урнашкан. Сатып алучылар почмагында дини әдәбият белән танышу, хәләллек темасына уздырылучы әңгәмәләрдә катнашу мөмкинчелеге дә бар.

Күргәзмә 27 ноябрьдә иртәнге сәгать 10да Коръән укып ачылачак. Барлык теләүчеләр чакырыла, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүмаҗинда. Адресы: Чаллы, Яңа Шәһәр, 27/09А – “Сөембикә” мәчете янәшәсендә.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе