Быелгы Тукай бүләгенә намзәтләр расланды

Татарстан Президенты каршындагы дәүләт бүләкләре комиссиясе 2013 елгы Тукай бүләгенә җиде кешене намзәт...

БӘЙЛЕ
2013 Мар 16
Татарстан Президенты каршындагы дәүләт бүләкләре комиссиясе 2013 елгы Тукай бүләгенә җиде кешене намзәт (кандидат) итеп раслады.

Быелгы намзәтләр арасында кайбер еллардагы кебек иҗат төркемнәре юк, һәрбер намзәт аерым-аерым тәкъдим ителә. Алар:

Рәссам Ильяс Айдаров – 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова – "Мәхәббәттә гөнаһ бар”, "Синдә минем хакым бар” китаплары, "Хатыннар сагышы” әсәре өчен.

Язучы Клара Булатова – ике томлы "Сайланма әсәрләре” өчен.

Актриса Алсу Гайнуллина – Осетин драматургы Геор Хугаевның "Кара чикмән” әсәрен сәхнәләштергәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның "Курчак туе” әсәрен Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында сәхнәләштергәндә Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның "Арбалы хатыннар” әсәрен сәхнәләштергәндә Сөяксез Гайшә образын тудырган өчен.

Рәссам Софья Кузьминых – Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен.

Җырчы Гөлзада Сафиуллина – 1983-2007 елларда "халык тарафыннан яратып кабул ителгән һәм мәдәнияткә һәм сәнгатькә зур өлеш керткән концерт програмнары” өчен.

Композитор Шамил Тимербулатов – "Җиңүнең хатын-кыз йөзе” исемле бишенче симфония өчен.

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева – "Бакый Урманче”, "Әхсән Фәтхетдинов”, "Фиринат Халиков. Кичке Казан”, "Абрек Абзгильдин”, "Тукайга мәхәббәт белән” "Шүрәле иле” хезмәтләре өчен.

Һәр елдагыча Тукай бүләген кемнәр алачагы бөек шагыйрьнең туган көне – 26 апрельдә игълан ителә һәм, гадәттә, бүләкләрне 30 август – Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көндә Татарстан Президенты тапшыра.

Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе