
Бүген "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Корбан гаетенә һәм корбан чалу тәртибенә багышлап уздырылган видеоконференциядә Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр иткәнчә, быел "Кол Шәриф" мәчетендә гает намазы башка мәчетләрдә укылган вакытта укылачак. Узган елларда мөселманнар үз җирлекләрендәге мәчетләргә Колшәриф вакыты белән килгән һәм бәйрәм намазын укый алмаган. Шуңа күрә быел, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән, барлык мәчетләрдә дә вакытны бер төрле билгеләгәннәр. Шулай да "Кол Шәриф" мәчетеннән бәйрәм намазы телевидениедән күрсәтеләчәк дип көтелә.
Бәйрәм намазыннан соң корбан чалына. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге вакытның иртәнге сәгать 8 тулып 10 минутта (8.10) булуын хәбәр итте. Быел корбанны 15, 16 һәм 17 октябрьдә кояш баеганчы (ахшам намазы вакыты кергәнче) чалырга була.
Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына һәм мохтаҗларга бүленә, аш үткәрелә. Шулай ук бөтен итне мохтаҗларга таратып бетерсәң дә була. Мөселман булмаган күршеләрне һәм туганнарны корбан ите белән сыйлау саваплы гамәл санала.
Кешегә корбан чалу түбәндәге кешеләргә ваҗиб (мәҗбүри) гамәл дип исәпләнә. Әгәр дә ул мөселман булса (мөселман булмаганнарга корбан чалу ваҗиб гамәл булып саналмый, чөнки корбан чалу ул – гыйбадәт (Аллаһка табыну); ирекле кеше булса (кол булмаса); авыл яки шәһәрдә даими яшәүче булса (мосафир булмаса); тиешле мөлкәткә ия хәлле кеше булса.
Аллаһның рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) корбан чалу өчен шарт итеп (ваҗиб гамәл итеп) җитеш тормышта яшәүне куйган. "Җитеш тормыш” бу кешедәге байлык күләмен аңлата. Быел Татарстан мөфтияте корбан чалу өчен кирәк булган нисаб (запаста булган акча) күләмен 12 мең сум итеп куйды.
Корбанны балигълык яшенә җиткән һәм акчасы булган һәркем чалдыра ала. Шәригатьтә балигълык яшенә җиткән 13-14 яшьлек кешеләрне атыйлар. Шулай ук гаилә исеменнән һәм әрвахларга багышлап та корбан чалдырырга мөмкин дип хәбәр итте "Татар-информ".