Быел "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең көндезге бүлеген 15 шәкерт тәмамлады

Бүген, 9 июнь көнне, "Мөхәммәдия" Казан югары мөселман мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләренең чыгарылыш кичәсе булды. 15 шәкерткә мөселман дини белем алулары хакында дипломнар тапшырылды. Мәдрәсәне тәмамлаган яшь белгечләр: киләчәктә ислам нигезләре өйрәтүче мөгаллимнәр, гарәп теле буенча тәрҗемәчеләр һәм имам-хатыйблар була ала.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 09. Фото:dumrt.ru

Диплом тапшыру тантанасында мәдрәсәнең директоры, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мәдрәсә директоры урынбасары Наил хәзрәт Яруллин, остазлар, чыгарылыш курс студентларының әти-әниләре катнашты.

Гадәттәгечә, чара Коръән аятьләрен укудан башланып китте һәм килүчеләрнең котлаулары, нәсихәтләре белән дәвам итте. "Гамәлсез гыйлем җимеш бирми торган агачка тиң, дигән акыл ияләре. Аллаһ Тәгалә барыгызга да җимешле агач булырга насыйп әйләсен. Безнең динебезгә һәм җәмгыятебезгә дә файдалы кешеләр булып җитешегез", - диде мөфти Камил хәзрәт.

Озак еллар дәвамында мәдрәсәдә хезмәт куйган директор урынбасары Наил хәзрәт Яруллин "Мөхәммәдия"нең чын мәгънәсендә халык мәдрәсәнә әверелүен билгеләп, шәкертләрне мәдрәсәне онытмаска чакырды. ""Мөхәммәдия" - ул бер гаилә кебек. Аның бусагасын бер тапкыр гына атлап кергән кеше дә аның әгъзасы булып тора. Киләчәктә дә гаиләбез үссен, бер-берегезнең кадерен белегез, мәдрәсәгә килеп торыгыз", - дип теләде Наил хәзрәт.

Үзенең нәсыйхәтләрен мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, әти-әниләр һәм остазлар җиткерде. Шәкертләр исә 5 ел дәвамында гыйлем биргән остазларына шигъри формада рәхмәт әйтте. Тантана диплом тапшыру һәм чыгарылыш студентлары әзерләгән видео белән дәвам итте. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе