Быел "Якупов укулары"нда татар халкы традицияләре, ислам дин гыйлемен аңлау турында фикер алышачаклар

12 октябрьдә Казанда “VI Якупов укулары” төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты оештыра.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 10. Фото:intertat.ru

Җыенда Татарстан Республикасында ислам үсеше, исламда гомум дини мәсьәләләр, хәзерге мөселман яшьләренең актуаль проблемалары турында фикер алышу көтелә.

Конференциядә катнашучылар шулай ук татар халкының традицияләре, ислам дин гыйлемен аңлау һәм танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормыш юлы турында чыгыш ясаячак. Әлеге укуларга Татарстанның дини уку йортларыннан сиксәнгә якын шәкерт чакырылган.

“VI Якупов укулары”н Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР Фәннәр академиясенең Ислами тикшеренүләр үзәге директоры Ринат Патеев, шул ук үзәкнең баш фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге баш фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина Әл-Әнси һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә дип хәбәр итәләр мөфтияттән.

Вәлиулла Якупов - күренекле татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, нашир, тарихчы, Ислам белгече, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең дәүләт оешмалары белән эшләү буенча урынбасары (2008—2011), Татарстан Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе (2011—2012). Тарих фәннәре кандидаты, «Мусульманский мир» һәм «Иман нуры» журналларының баш мөхәррире була.

Вәлиулла Якупов Татарстанда традицион исламны саклауга, элекке китапларны яңадан нәшер итүгә күп көч куйган шәхес. Аның тырышлыгы белән 1990 елда «Иман» ислам мәдәниятенең яшьләр үзәге ачыла. Шушы үзәк аша Вәлиулла Якупов мәгърифәткә хезмәт иткән меңнәрчә китап бастыра. Хәзрәт рус һәм татар телләрендәге төрле матбугат чараларын оештыра, җитәкли. Ул актив рәвештә «Мөселман календаре» дип аталган еллык календарьне чыгаруда актив катнаша. Традицион Ислам тарафдары дип хәбәр итә tt.wikipedia.org.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе