
Саҗидә Батталова ислам дине белән кызыксынучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовның “Традиционный Ислам: пути выхода из кризиса” дип аталган хезмәте белән танышырга тәкъдим итә. Биредә традицион исламга багышланган публицистик статьялар тупланган.
Үз вакытында бу хезмәтне журналистларга тәкъдим итү вакытында И.Баязитов: “Без радикализм проблемасын хәл итү буенча үз фикерләребезне белдердек. Шулай ук китапка “Фактор социального служения”, “Мусульмане в современной России: между империей и хаосом”, “Роль мусульманских организаций в укреплении мусульманского мира”, “Социальная справедливость – наша национальная идея”, “Решение проблемы радикализма молодежи” һәм башка статьялар кертелгән. Бу китап – безнең бөтен команданың хезмәте. Монда мин үземнең һәм минем янымдагы кешеләрнең тәҗрибәсен исәпкә алдым”, - дигән иде.
Илдар Баязитов фикеренчә, дини радикализм гына түгел, Россиядә яшьләр арасында радикализм үсә. “Моңа социаль яктан тәэмин ителмәгәнлек сәбәп булып тора. Без яшьләргә бөтенләй башка юл тәкъдим итәбез. Аларны социаль проектларда, мәхәллә тормышында актив катнашырга чакырабыз. Бу кешеләргә ниндидер этәргеч бирә һәм бушлык тутырыла. Мәсәлән, безнең тирәдәге яшьләр деструктив агымнардан китәләр, сәламәтләнәләр”, - диде ул кыскача гына. Хәзрәт шулай ук яшьләр белән эшләү юлларын гел күрсәтеп тору зарурлыгын белдерде.
Китап исеменә чыгарылган “традицион Ислам” төшенчәсен әлеге хезмәткә кереш сүз язган РИИ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин аңлатып үткән иде.
“Традицион Ислам дигәндә, без һич кенә дә милли традицияләрне күпертеп күрсәтүне күз алдында тотмыйбыз. Без традицияләрне таныйбыз, әмма абсолютлаштырмыйбыз. Бүген, яшьләрнең радикальләшүе сәбәпле, традицион ислам һәм социаль ярдәм күрсәтү турында ешрак язарга кирәк. Кешеләрне нәрсә беләндер кызыксындырырга, энергиясен ниндидер эшләргә юнәлтергә кирәк ”, - дигән иде профессор.
Римма Гатина.