
6 июньнән, Буа мөхтәсибәте белән берлектә, Буаның “Госман”, “Хаҗилар” һәм 5 нче мәхәлләсендә, Рамазан аен каршы алып, Коръәнне хәтем кылу, ягъни тулысынча укып чыгарга омтылыш башланды.
Хәтем кылуны 2 Коръәнхафиз алып бара, алар ай буена Коръәнне тулаем рәвештә укып чыгачак. Анда барча теләүче кешеләр катнаша ала, хәтта тирә-юньдәге авыллардан катнашучылар көтелә.