Буа мәдрәсәсендә дини мәҗлесләр (корбан ашы, ифтар мәҗлесе, мәрхүмнәрне искә алу) уздыру буенча ачык дәрес үтте

Ачык дәресләрне мәдрәсәнең кичке бүлегендә укучы - I, II, III курс шәкертләре күрсәтте. Кичәне ир–атларда мәдрәсә директоры Рәшит хәзрәт Маликов, ә хатын-кызларда директорның укыту эшләре буенча урынбасары Радия Халирахман кызы алып барды. Чарада мәдрәсә коллективы, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа шәһәренең имамнары, районның танылган абыстайлары катнашты.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 07. Фото:dumrt.ru

Дини мәҗлесләр халкыбызны Ислам диненә өндәүче, яшь буынны Ислам әхлагында тәрбияләүче, борынгыдан калган гореф–гадәтләрне саклаучы мөһим чара булып тора. Шул максаттан, бүгенге көндә еш уздырыла торган дини мәҗлесләрнең рухи тормышыбызда тоткан урынын анализлап, аларны Ислам кануннары буенча ничек итеп дөрес үткәрергә кирәклеге шәкертләр тарафыннан күрсәтелде.

Мәҗлес соңында милләтебезнең рухи мирасы булган бәетләрне, мөнәҗәтләрне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру да бурычыбыз икәнен искә алып, мөнәҗәтләр әйтелде. Үткәрелгән чаралар буенча фикер алышуларда, чакырылган хөрмәтле имамнарыбыз, абыстайларыбыз катнашып, файдалы киңәшләрен бирде. Бу чара Корбан ашы белән мул табы артында изге догалар кылып тәмамланды, дип хәбәр итә Буадан Факиһә Сәлимова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе