
Буа мәдрәсәсе 1997 елда ачылды. Биредә 2006 елның 1 мартында Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән 139254 нче лицензия нигезендә, Низамнамәгә туры килгән хәлдә дини белем бирү эшчәнлеге алып барыла. Төп уку программасында Коръән, тәфсир, гакыйдә, фикһ, сира, әхлак кебек дини сабаклар бар. Биредә шулай ук тарих, педагогика, психология, риторика, гарәп һәм татар телләреннән дәресләр керә. Белем алу 3 ел буена алып барыла, дип хәбәр итә ТҖ МДНнең матбугат хезмәте.