Бу дөнья тормышы хакына - ахирәт тормышын, ахирәт хакына дөньялыкны онытмагыз - Мөхәммәд (с.г.в.)

Нәрсә ул Ислам? Пәйгамбәребез вәгъдә иткән хак юл буенча ничек барырга? Алтын урталыкта ничек калырга? Ничек итеп бер чиктән икенче чиккә ташланмаска? Әлеге эштә мәчетләр нинди роль үти?

БӘЙЛЕ
2017 Окт 02. Фото:dumrt.ru

Нәкъ менә шул сораулар буенча өченче сезон мөселман дискуссион клубында катнашучылар җавап эзләде. Әлеге чара утырышлары Галиев мәчетендә пәнҗешәмбе көнне уза. Бу юлы очрашу кунагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин булды.

Безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Ислам дине кануннары буенча яшәргә боерган, барлык бурычларны һәм сөннәт гамәлләрне үтәп урталык юлыннан барган. Әмма шайтан еш кына адәм балаларын юлдан яздырырга тели.

Йосыф хәзрәт җыелган егет-кызларга өч сәхабә турында искә төшерде. Алар Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә сорау белән килгән булалар, әмма өйдә аның хатыны Гайшәне генә очраталар. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм төнге намазларда аякларга авырту төшкәнче басып торганын, ничек ураза тотканын белгәч, сәхабәләр аның өеннән китәләр. Берсе төнне гыйбадәттә үткәрергә, икенчесе – һәр көнне ураза тотарга, ә өченчесе – хатыны һәм балалары гыйбадәт кылудан игътибарын читкә юнәлтмәсен өчен, беркайчан да өйләнмәскә карар кыла. Хатыны аша аларның уйлары турында белеп, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләрне алтын урталык буенча алып барырга өнди: “Аллаһы Тәгалә тигезлекне ярата”, – ди.

Ул аларга болай дип җавап биргән: "Мин төнге намазларга да басам, шул ук вакытта мин ял да итәм; мин ураза тотам, әмма уразасыз көннәр дә бар; минем хатыным һәм балаларым бар, мин алар белән вакыт үткәрәм. Бу дөнья тормышы хакына - ахирәт тормышын, ахирәт хакына дөньялыкны онытмагыз. Барлык эшләрдә дә урталык булырга тиеш, – дип искә төшерде Йосыф хәзрәт. Безнең динебез һәрвакыт һәм һәр урында да алтын урталыкка буйсына, һәм бу иң дөрес, иң хакыйкый юл. Һәм дөнья тормышын берничек тә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Ул безгә Бөек Яралтучыбыз тарафыннан ахирәт тормышына әзерләнү өчен бирелгән. Безнең бурыч – ахирәт рәхмәтен шушы кыска гына дөнья тормышыбызда казану. Ислам – ниндидер катлаулы әйбер, секта түгел ул. Дин рәхмәт өчен һәм җиңеллек өчен. Бу шатланучы, сөенүче һәм ял итүче гади халык өчен дин. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухи байлыкка ирешкән кайбер сәхабәләре бары ахирәт турында гына уйлыйлар, гаиләсе, хатыны һәм балалары турында оныталар. Әмма, синең Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, Аллаһының сиңа хакы бар. Син һәрберсенә тиешлесен бирергә тиешсең.

Мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе