БТК БКның киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына санаулы көннәр калды

Ул чараларда 600 делегат катнашуы көтелә

БӘЙЛЕ
2015 Дек 01

4-6 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уздырылачак.

Әлеге чараларда Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә, шул исәптән татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре. Чарага ТР Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре хакимияте, татар зыялылары, ММЧ вәкилләре чакырылачак, диелә БТК БКдан алынган мәгълүматтта.

Программада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының иҗтимагый оешма җитәкчеләре өчен семинар-лекция; “Төзелеш индустриясендә инновацияләр”, “Энергияне сакчыл файдалану” һәм “Агросәнәгать комплексы: үсеш тенденциясе” дип исемләнгән секция утырышлары; “Татар тарихы” басмасының 7 томлыгын тәкъдим итү кичәсе; «Иннополис» махсус икътисадый зонасына сәяхәт; БТКның “Халкым минем” телевизион тапшыруның 10 еллыгына багышланган тантаналы чара каралган.

Бу уңайдан 2 декабрь көнне  сәгать 11.00дә БТК БК рәисе Ринат Закиров катнашында матбугат конференциясе уздырыла.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе