БТК БКның еллык хисап утырышына һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумына төрле илләрдән 600 делегат чакырулы

БТК БКның еллык хисап утырышына һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумына төрле илләрдән 600 делегат чакырулы .
Әлеге чаралар үткәрү өчен 6 объект сайланган.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 04

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 4-5 декабрьдә үзенең киңәйтелгән (еллык хисап) утырышын һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумын уздыра.

БТК БК мәгълүмат-аналитика идарәсеннән алынган белешмә буенча, әлеге чараларда Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә. Әлеге исемлектә ТР Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре хакимияте, татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре, татар зыялылары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар.

Аерым алганда, бүген көннең беренче яртысында әлеге чараларга килүчеләр теркәлү , кунакханәләргә урнашу процедуралары уза. Беренче эш итеп “Казан” милли мәдәният үзәгендәге “Казанның меңьеллык тарихы” музее экспозициясен тамаша кыла, шунда ук Латвия рәссамы Виталий Ермолаевның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасында катнаша.
БТК БКның киңәйтелгән утырышына килүчеләр өчен “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында сәгать көндезге 2дә нәтиҗәле, низагларсыз аралашуга, дәүләт теркәве узу сорауларына һәм татар милли-мәдәни оешмалары эшчәнлегенең хокукый нигезләренә кагылышлы лекция тәкъдим ителә.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумына килүчеләр шушы ук вакытта эшен 3 секциягә бүленеп алып бара. “Төзелеш индустриясендә инновацияләр” темасына сөйләшү ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында була, “Энергияне сакчыл файдалану” турында IT-паркта , “Агросәнәгать комплексы: үсеш тенденциясе” темасына “Казан” милли мәдәният үзәгендә секция утырышлары үткәрелә.

Югарыда әйтелгән чараларда катнашучылар барысы бергә “История татар” 7 томлык академик басмасын тәкъдим итү чарасына “Казан” милли мәдәният үзәгенә сәгать кичке 5кә җыела. Җомга көн чараларына шундагы тантаналы кичке аш мәҗелесе нокта куя.

Шимбә, ягъни 5 декабрь сәгать иртәнге 9да мөхтәрәм җәмәгать барысы бергә “Корстон” комплексына килә. Фойеда “Нәфис Косметикс” ААҖ, сувенир һәм хәләл продукцияләр күргәзмәсе була. Әлеге объектта 11 нче яртыдан көндезге 2гә кадәр “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы уздырыла. Форумда катнашучылар өчен аннары сәгать 4тә “Иннополис” махсус икътисади зонасы (Югары Ослан районы Иннополис шәһәре) буенча экскурсия башлана. БТК БКның киңәйтелгән утырышына килүчеләр исә сәгать 3тә “Казан” милли мәдәният үзәгенә әлеге халыкара иҗтимагый оешманың 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2016 елга эш планын кабул итү өчен җыела.

Соңыннан сәгать кичке 8дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында , “Халкым минем” телевизион тапшыруның 10 еллыгына багышлап, тантаналы кичә тәкъдим ителә. Әлеге мәдәни чарада делегатларның һәммәсе катнаша ала.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе