Болгарда үткәрелгән фәнни конференция җыентыгы чыкты

“Хозур” нәшрият йорты “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе җыентыгын нәшер итте.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 24

“Хозур” нәшрият йорты “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе җыентыгын нәшер итте.

Белгәнебезчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2015 елның 8 октябрендә Болгар шәһәрендә “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды. Әлеге конференция Татар дин галимнәре елы кысаларында «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.

Бабаларыбыз ислам кабул иткән Болгар шәһәрендә уздырылучы дини һәм тарихи яктан зур әһәмияткә ия конференциядә Татарстан һәм Россия төбәкләре, Төркия, Мисыр, Сүрия һәм башка чит ил дин әһелләре, галимнәре, кунаклары катнашты.

Җыентыкка конференциядә чыгыш ясаган җитәкчеләрнең, мөфтиләрнең, галимнәрнең чыгышлары тупланган. Алар арасында Камил хәзрәт Сәмигуллин, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Нурлан хаҗи Асанов, Тәүфыйк Рамазан әл-Буты һәм башка дин әһелләре чыгышлары, Айдар Хабетдинов, Азат Ахунов, Дамир Шәһәвиев кебек фән әһелләре язмалары урын алган. Шулай ук резолюция һәм чарада төшерелгән фотолар урнаштырылган.

Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе