
“Соңгы елларда экстремизм, расизм һәм башка төрле җимергеч күренешләр арта барганда, толерантлык идеяләрен пропагандалау аеруча мөһим”, - диде Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Толерантлык министры Любна Әл Кассими.
Хәзерге вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Милли толерантлык программасы эшли. Анда гаилә институтын ныгыту, яшьләр арасында түземле булу сыйфатларын пропагандалау, шулай ук фәнни һәм мәдәни кыйммәтләрне өйрәнү һәм ихтирам итү мәсьәләләре теркәлгән, дип хәбәр итә Miradio.