
Аның ачылу тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казан мэры Илсур Метшин, башкалабыз мөселманнары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре һәм, әлбәттә, мәхәллә халкы катнашты.
Тантанада Илдар хәзрәт Баязитовка сүз бирелгәч, ул башта бу мәхәллә халкын әлеге вакыйга уңаеннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәхсән үз исеменнән котлады. Аннары ул мәчеттә җәмәгать белән укылган намазның өйдә укыганга караганда 27 тапкыр саваплырак булуы турында искә төшереп узды.
Бүген мәчеттә тәүге җомга намазы укылды. Намаз – диннең терәге, мөэминнең нурыдыр. Әһле исламның нәкъ менә намаз аша Хак Тәгаләгә якынлыгы арта, ул әлеге гыйбадәт вакытында җанына рәхәтлек таба, күңел күзе яктыра. Намаз укыган кешенең күңеле тыныч, догасы кабул ителүчән була.
Илдар хәзрәт бу мәчетнең имамына – Рөстәм хәзрәт Ясәвиевкә Коръән китабы һәм чапан бүләк итте. Изге йортны төзүдә зур өлеш кертүчеләргә Диния нәзарәтенең рәхмәт хатларын тапшырды.