Лондонның күренекле мәчете гадәти булмаган хәйрия акциясе уздырырга уйлаган. Волонтерлар мөселман хәйрия оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә бик зур самса әзерләгәннәр. Аннан соң самса белән мәчет тирәсендә яшәүче йорт-җирсезләрне сыйлаганнар.
Мөселман активистлары 153 килолы самса пешергән һәм рекорд куйган.
Чыганак: Ансар.ру
"Безнең әлеге ризыкны гадәттәгедән зуррак итеп пешерәсебез килде. Мөселман динендәге кешеләрнең ел әйләнә, бигрәк тә Гаеттә тырышлык күрсәтеп эшләвен,хәйриячелек белән шөгыльләнүен һәм мохтаҗларга ярдәм итүен күрсәтәбез килде", - ди оештыручылар.
Мәчеттән ерак булмаган урында урнашкан приют-хостелда яшәүчеләр самсаны бик яратып ашаган дип хәбәр итә ислам.ру.